+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
26 июнь 2020, 06:19

Уфада каравылчылар атышкан

Менә аларга ышан син!

Менә аларга ышан син!

Башкалада ике каравылчы конфликты берсенең тезләренә ату белән тәмамланган, аның ике аягы да яраланган. Бу хакта «КП-Уфа»ның үз чыганагы хәбәр итә.

Бу хәл 24 июнь кичендә Октябрь революциясе урамында урнашкан бина янында була. Нәкъ менә шушы урыннан атудан алган яралар белән белән ветераннар госпиталенә 53 яшьлек ир – шәһәр шәхси сак предприятиесе хезмәткәре китерелә. Каравылчы исерек хәлдә була. Пациентны госпитализацияләгәннән соң, медиклар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Хәлләрне ачыклау белән тикшерү-оператив төркем шөгыльләнә.

Хокук сакчылары ирнең шул ук сак предприятиесеннән өлкән хезмәттәше белән конфликт барышында яралануын ачыклый. Соңгысы травматик пистолеттан файдаланган. 45 яшьлек атучыны полиция бүлегенә илтәләр. Җинаять урыныннан полиция хезмәткәрләре өч гильза, пистолет үзе һәм аның ике магазинын табып алган.

Фото: 2gis.ru
Читайте нас