+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 июнь 2020, 07:20

Балта белән чапкан да качкан

25 июнь көнне Уфаның Черниковка бистәсендәге фатирларның берсендә 34 яшьлек хатын-кызның мәете табылган.

25 июнь көнне Уфаның Черниковка бистәсендәге фатирларның берсендә 34 яшьлек хатын-кызның мәете табылган.

Бәхетсезнең муены һәм уң җилкәсе күпсанлы яралар белән капланган. Җинаять урыныннан тикшерүчеләр канлы пычак һәм балта алган.

Җинаять кылуда хатынның язылышмыйча яшәгән ире, производство предприятиеләренең берсендә эшләүче 24 яшьлек кеше шикләнелә. Тик менә аны шунда ук тоткарлый алмаганнар, ир качкан, ләкин тиздән Учалы районында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан тотылган.

Хәзерге вакытта ул тикшерүчеләргә тапшырылган.

Фото: kp.ru
Читайте нас