+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
30 июнь 2020, 05:20

Табиблар парадыннан соң фаҗига

Уфада «Лексус» машинасы баганага килеп бәрелү нәтиҗәсендә бер хатын һәлак булган.

Уфада «Лексус» машинасы баганага килеп бәрелү нәтиҗәсендә бер хатын һәлак булган.
Ул 39 яшьлек табиб-гинеколог Лилия булган, ике пассажиры - аның коллегалары.
Хатын белән бергә чит ил машинасы салонында аның ике дусты һәм хезмәттәше - 43 яшьлек акушер-гинеколог Анна З. һәм 47 яшьлек акушер-гинеколог Юлия М. булган.
Арткы утыргычта булган ике пассажир да җитди җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган. Ә менә Лилия үзе, медиклар килүен көтеп тормыйча, авария урынында вафат булган. Аның мәетен коткаручыларга махсус җиһазлар ярдәмендә алырга туры килгән.
Искәртеп узабыз, фаҗига Октябрь проспектында чит ил машинасы электр баганасына килеп бәрелү нәтиҗәсендә килеп чыккан иде. Һәлакәтнең сәбәбе - тизлекне арттыру, юеш юл яки исерек килеш йөрү - хәзер юл полицияләре ачыклый.
Хатын чыгышы белән Борайдан булган, аның кечкенә кызы калган.
Әлеге хәл Уфада табиблар парадыннан соң булган.
Фото: bashnews.ru
Читайте нас