Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә район халкы активлык күрсәтә.
Бакалыда Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр мәсьәләсе буенча тавыш бирү зур оешканлык белән дәвам итә, төрле чаралар да оештырылды.
1 июльдә, нәкъ иртәнге 8дә, үзәк район дәваханәсендә урнашкан 1081нче сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Беренче булып Панфел Иванович Рыжиков үз фикерен белдерде.
Шулай ук Гомумрусия тавыш бирүе көнендә Балалар иҗаты йортында һәм район Мәдәният сараенда урнашкан 1076нчы һәм 1077нче сайлау участокларында җанлылык хакимлек итә. Аларда социаль ярминкәләр оештырыла. Монда фермерлар, «Нива»,«Җәмәгать туклануы», «Хлебокомбинат» предприятиеләре җиләк-җимеш, яшелчә һәм башка продукция тәкъдим итә.
Фото: автор фотосы.