2019 елның 25 октябрендә сигез хезмәттәшен үтергән 20 яшьлек солдат Рамил Шәмсетдиновны яклаучылар аның эшен присяжный утырышчылар тарафыннан карау турында үтенеч бирергә ниятли.
Бу хакта аның адвокаты Равил Тугушев хәбәр итә.
«Без, эш белән танышканнан соң, гариза бирәчәкбез. Бу якынча июль азагы-август башы булачак. Присяжныйлар суды гадәти судка караганда объективрак булачак дип саныйбыз. Безгә эшне объектив карау һәм мондый хәл кабатланмасын өчен фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау зарур», — дип белдерде юрист.
Байкал аръягы краенда хәрби частьта хокук бозу турындагы эш буенча тикшерү эшләре төгәлләнгән инде, әмма Шәмсетдиновны яклау вәкилләре төбәктән читтә булганга күрә материаллар белән танышуга керешмәгән.
Шуңа да карамастан, адвокатлар присяжныйлар суды турында суд башланганчы гариза бирергә ниятли, дип аныклый гаепләнүченең икенче адвокаты Руслан Нагиев. Ул аңлатканча, бу эшне объектив карау өчен генә түгел, ә аны халыкка җиткерү өчен дә кирәк — адвокатлар хокук сакчыларыннан күптән материалларны яшерүдән туктауны сорый, чөнки әлеге фаҗиганы иҗтимагый әһәмияткә ия дип саныйлар.
Фото: gazeta.ru