+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
4 Июля 2020, 06:05

Миллионлап урлыйлар...

Ә тикшерүчеләр ришвәт алуда гаепләнә.

Ә тикшерүчеләр ришвәт алуда гаепләнә.

РФ Тикшерү комитеты һәм ФСБ хезмәткәрләре Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Руслан Миңнәхмәтовны ришвәт алган өчен кулга алдылар, дип хәбәр итә "Коммерсанть".
Версияләрнең берсе буенча, акчаны аңа урлашуларда гаепләнгән банкирлар биргән.
Басма хәбәр иткәнчә, Миңнәхмәтовка карата аеруча зур күләмдә ришвәт алу турындагы җинаять эшен Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шәхсән үзе кузгаткан.
"Коммерсанть" аныклавынча, соңгы вакытта МиңнәхмәтовТольяттидагы Милли сәүдә банкының (НТБ) элеккеге җитәкчеләренә карата җинаять эше белән шөгылләнгән, аларны 572,9 млн сум урлауда гаепләгәннәр.

Фото:ТАСС.
Читайте нас