+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
5 июль 2020, 09:10

Хатыны мыскыл иткән, имеш...

Күптән түгел Башкортстанның Благовещен районы авылларының берсендә коточкыч хәл булган.

Күптән түгел Башкортстанның Благовещен районы авылларының берсендә коточкыч хәл булган.

Исерек ир үзенә авыр сүз әйткән хатынын кыйнаган. Алынган яралардан хатын шул ук төнне үлгән. Суд карары буенча, ир катгый режимлы колониядә җиде ел үткәрәчәк – аны үтерүдә гаепле дип табалар.

Судта ир хатынын үтерергә нәрсә мәҗбүр иткәнлеге турында җентекләп сөйли. Ул кичтә танышлары белән спиртлы эчемлекләр кулланган. Хатыны ахирәтләре янында сыйланып өенә кайткач, ир аның йөзенә берничә тапкыр бәрә. Аннары алар яңадан табынга утыра.

Бераз соңрак хатын ире белән урамга чыга һәм аңа кычкыра башлый. Тегесе аны үзен мәсхәрәли дип кабынып китә, чөнки хатынның моңа кадәр аны мыскыл иткәне булмаган икән. Ул бәхетсез хатынны ерткычларча кыйнап ташлый. Аннары бәйрәмне дәвам итәргә күршесенә кереп китә.

Судта ир үз гаебен таный һәм тәүбә итә. Тикшерү һәм суд барышында ачыкланганча, ул кыйналганнан соң хатынның үләргә мөмкин булуын яхшы аңлаган. Шуңа күрә аны «кеше үтерү» мәддәсе буенча хөкем иткәннәр.

Фото: kp.ru
Читайте нас