+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 июль 2020, 10:25

Дусын суга батырган

Коточкыч җинаять биш ел элек булган.

Коточкыч җинаять биш ел элек булган.

Ир юк кына бәхәс аркасында елгада үз дусын батырган. Күптән түгел Сибай шәһәр суды гаепләү карары чыгарды.

Тикшерү ачыклаганча, 2015 елның августында дуслар компаниясе Худолаз елгасы буенда хәмер эчкән. Күпмедер вакыттан соң ике дус арасында конфликт чыга. Ул чакта оппонентларның берсе икенчесен эләктереп ала да елгага таба сөйрәп алып китә һәм батыра башлый. Тончыкканчы аның башын суда тотып тора. Аннан соң дусларына әйләнеп кайта һәм иптәше йөзеп китте, дип хәбәр итә.

Бары 2019 елда гына ир полициягә гаебен таныган. Ул бу хәлнең барлык нечкәлекләрен сөйләгән, ничек үтерүен күрсәткән.
Дөрес, эшне тикшерү барышында үз гаебен танудан баш тарткан. Әмма суд иргә гаепләү карары чыгарган - аңа төрмәдә 13 ел үткәрергә туры киләчәк.

Фото: kp.ru
Читайте нас