+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
7 июль 2020, 07:35

Паркта авырлы хатыннарга һөҗүм иткән

Бу бәндә тотылган, ул элек хөкем ителгән булып чыккан.

Бу бәндә тотылган, ул элек хөкем ителгән булып чыккан.

Татарстанның Түбән Кама шәһәре урамнарында авырлы хатын-кызларга, балалар белән баручы әниләргә һөҗүм итеп йөргән ир-атны тотканнар. «СемьЯ» паркында аның бер хатынга типкәнен видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

Куркып калган хатын качып котылмакчы була, җинаятьче аңа тагын һөҗүм итә, аяклары белән тибә.

Тагын бер корбан — 25 яшьлек авырлы хатын. Ул иртән эшкә барышлый парк аша уза. Шул чакта көтмәгәндә генә аңа күзе-башы тонган ир һөҗүм итә, кыйный башлый. Хатынга узып баручы бер ир-ат ярдәм итә.

Тик җинаятьче барыбер тукталып калмый. Ул кешеләр күпләп йөри торган урында узып баручы хатыннарга тибә. Корбаннарның берсе парк сакчысына мөрәҗәгать итә. Аны тоткарлап, полициягә тапшыралар.

Җинаятьче моңа кадәр дә хөкем ителгән булып чыга. Ул — Түбән Камада яшәүче 34 яшьлек ир-ат. Үз гамәлләрен ул хатын-кызларны яратмавы белән аңлата. Хәзер бу кешегә закон буенча җавап тотарга кирәк. Әле алдагы хөкем срогы да бетмәү сәбәпле, аны төрмәгә озатулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Тулырак https://intertat.tatar/news/incident

Фото: intertat.ru
Читайте нас