+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
8 июль 2020, 05:40

Алты атна карынында үле бала йөрткән

Уфа районының Михайловка авылында яшәүче 34 яшьлек Антонина үзе дә үлемнән чак калган.

Уфа районының Михайловка авылында яшәүче 34 яшьлек Антонина үзе дә үлемнән чак калган.

Ул монда табибларны гаепли. Ә менә дәваханәдә, Антонина сүзләренчә, табибның гаебен танудан баш тарталар һәм эшне ябарга тырышалар.

Антонинаның гаиләсендә 10 яшьлек малай үсә. Алар ире белән икенче бала турында хыялланалар. Хатын авырга калгач, шатлыкларының чиге булмый. 20 атнага кадәр йөклелек яхшы уза, ә аннары Антонина ниндидер үзгәреш сизә башлый. Табибына бара, ләкин ул барысы да яхшы дип кайтара.

Шул рәвешле хатын алты атна карынында үле бала йөрткән. Сәбәбе- инфекция кергән, диләр.

Гаеплеләрне җәзага тарттыру өчен, ханым социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров сәхифәсендә шикаять калдырган. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре бу хәлне һичшиксез ачыкларга сүз биргән. Михайловка табиб амбулаториясе мөдире, үз чиратында, әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе үткәрелүен, табибларның яралгының үлемен вакытында күрмәүләренең сәбәбен тикшерә.

Фото: mk.ru
Читайте нас