+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 июль 2020, 10:55

33 яшендә 12нче тапкыр хөкем ителгән

Һәм шушы кеше ярлыкау сорый.

Һәм шушы кеше ярлыкау сорый.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе ярлыкау турындагы дүрт үтенечнамәне кире какты. Бер генә гариза да хупланмады, дип хәбәр иттеләр Башкортстан парламенты матбугат хезмәтендә.

Комиссия рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы спикеры Константин Толкачев аңлатып узганча, кылынган җинаятьләрнең авырлыгы кичерүгә юл куймаган, "өстәвенә, күпчелек очракта без рецидив белән эш итәбез".

"Үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләрнең тәүбәгә килүе шик уята. Ярлыкаган очракта, алар янә җинаять юлына басар иде, дип уйларга бөтен нигез бар, — дип өстәде ул. - Җинаятьчеләрнең берсе 33 яшьтә инде 12 тапкыр хөкем ителгән. Җинаятьче исәбендә - ике караклык, 12 урлау, аңлы рәвештә чит милеккә зыян китерү. Бу юлы ул балигъ булмаганнарны көчләгән өчен хөкем ителгән. Мондый кеше җәмгыять өчен куркыныч, шуңа күрә без аны вакытыннан алда иреккә чыгара алмыйбыз".

Башка гариза бирүчеләр арасында-наркотикларны күп күләмдә саклаган өчен хөкем ителгән кеше дә бар. Җәза үтәгәндә ул режимны бозган, төзәтү учреждениесе тарафыннан тискәре характерлана, алиментлар буенча шактый бурычлы.

Тагын ике кеше - үтерүчеләр. Өстәвенә, аларның берсе берьюлы ике кешене үтергән һәм кеше үтерү белән янаган. Ул сигез тапкыр хөкем ителгән.

Кеше үтергән өчен хөкем ителүчеләрнең икенчесен беренче тапкыр гына кеше җанын кыймаган.

"Әлбәттә, аның яше зур - 74 яшь. Әмма, әгәр дә кеше беренче үтерүдән соң тәүбә итмәгән һәм үтерүен дәвам иткән икән, ул туктармы? Аны вакытыннан алда чыгару - аңа үз җәзасызлыгына ышаныч тудыру, тирә-юньдәгеләр өчен өстәмә куркыныч тудыру дигән сүз", - дип саный Константин Толкачев.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас