Башкортстанның торак хуҗалыгы министрының элекке урынбасары шушы вазыйфада булу дәверендә олигархка әйләнгән. Ә сез ни өчен коммуналь түләүләр ай саен арта дисез.
Аның исәбендә 1,5 миллион доллар, Уфада һәм Русиянең көньягында ике фатиры табылган. Аларның каян барлыкка килгәнен ул аңлатып бирә алмаган.
Барысы да күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләренә чиновникның сәер акча операцияләре турында мәгълүм булудан башлана. Прокуратура ничек 113 миллион сумлык валюта сатып алуын белү өчен министр урынбасарын тикшерергә карар кылган. Тикшерү барышында ирнең 1,5 миллион доллардан тыш, Уфада ике фатиры, Кырымда участоклары, коттеджы һәм берничә торак булмаган бина булуы ачыкланган.
- Министрлык хезмәткәре 126 миллион сумлык мөлкәтнең законлы булуын раслый алмады, - дип хәбәр итәләр Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Шунысы кызык, тикшерү вакытында ир милекне аны сатып алу мөмкинлеге булмаган гражданнарга рәсмиләштерергә маташкан. Нәтиҗәдә, министр урынбасары үз теләге белән эштән китәргә карар кыла. Шикле милеккә арест салганнар.
Фотт: kp.ru