+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
13 июль 2020, 12:20

200 мең сумга... хәрби билет

Уфаның Орджоникидзе районы буенча Тикшерү бүлеге 24 яшьлек егеткә карата “ришвәтчелектә арадашчылык тәкъдиме” мәддәсе буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Уфаның Орджоникидзе районы буенча Тикшерү бүлеге 24 яшьлек егеткә карата “ришвәтчелектә арадашчылык тәкъдиме” мәддәсе буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.
Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның мартында 20 яшьлек егет армиядән качып калырга карар кылган. Аның бер танышы гаепләнүчегә бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Очрашканда уфалы хәрби хезмәткә чакырылучыга 200 мең сумлык ришвәт исәбенә барлык проблемаларын хәл итәргә тәкъдим итә. Акчаны ул, янәсе, хәрби комиссариатта эшләүчегә тапшырырга тиеш. Призывник сәламәтлеге торышы буенча яраксыз дип танылачак һәм хәрби билет бирәчәкләр, дип вәгъдә итә. Егет риза була.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре уздырган оператив-эзләү чаралары барышында хәрби хезмәткә чакырылучы арадашчыга таләп ителгән сумманы тапшыра һәм ул тоткарлана.
Егет үз гаебен таныган. Гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше асылда карау өчен судка җибәрелгән.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас