Кичә республикада коточкыч хәл булган.
Көнчел ир сөйгәненә ут төрткән.
Тәне нык пешкән 37 яшьлек хатынны тиз арада шәһәр дәваханәсенә китерәләр. Аның башы, муены һәм тәне зарарланган. Шулай ук хатын бик нык исерек булган. Полиция бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
Билгеле булуынча, хатын 40 яшьлек өйдәше белән эчкән икән. Тыныч табын көнләү аркасында ызгыш-талашка китерә, шулвакыт ир хәмерне эләктерә һәм, аны сөеклесенә сибеп, ут төртә.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре көнчел ирне бүлеккә алып килә, анда ул күрсәтмәләр бирә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: bashnews.ru