Барлык яңалыклар
Хокук
16 июль 2020, 22:06

15 тапкыр пычак кадаган...

Учалыда канкойныч вакыйга.

Учалыда канкойныч вакыйга.

Учалы шәһәрендә яшәүче 63 яшьлек пенсионерга пычак белән һөҗүм итеп, 15 яра салганнар. Табиблар ирнең корсагында күпсанлы җәрәхәтләр булуын билгеләгән.

Башлангыч версия буенча, ике ир кәеф-сафа корып утырган. Ә аннары алар арасында конфликт чыккан. Йорт хуҗасы өлкән яшьтәге кунакка пычак белән 15 яра салган. Зыян күрүче табиблар тырышлыгы нәтиҗәсендә генә исән калган.

Әлеге очрак буенча материаллар төбәк Тикшерү комитетына тапшырылган, җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче кулга алынган, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: МВД РБ