+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
16 июль 2020, 15:50

Баланың авызына скотч ябыштырган...

Прокуратура Уфадагы социаль приютта балаларны җәзалаган яшь тәрбиячегә карата гаепләү карарын раслады.

Уфаның Калинин районы прокуратурасы 22 яшьлек Әдилә Н.га карата “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү” мәддәсе буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Республика Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның маенда, социаль приютның кечечкенәләр төркеме тәрбиячесе бер баладан өч яшьлек сабыйга сугуны таләп иткән. Моннан тыш, ул 9 яшьлек кызның авызына скотч ябыштырган, сүгенү сүзләре белән кычкырган һәм баланың кулларына линейка белән суккан. Моны ул үзенең кесә телефонына төшергән һәм Инстаграмга куйган.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Җинаять эше судка җибәреләчәк.
Кыз белән хезмәт килешүен өзгәннәр, ә приют директоры үз теләге белән эштән азат ителгән, балалар учреждениесенең биш хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, балаларга психологик ярдәм күрсәтелгән.

Моннан тыш, тәрбияче кыз балалар белән видеоны социаль челтәрләргә кую факты өчен административ җаваплылыкка тарттырылган.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас