Бу хәл узган дүшәмбе, 13 июль көнне булган.
Уфада Менделеев урамындагы торак йортларның бер подъездында талау очрагы теркәлгән. Битлек кигән билгесез өч кеше фатирлары янында ук яшь парга һөҗүм иткән.
Җинаятьчеләр баллончыктан аларның йөзләренә газ сиптерә, травматик пистолеттан егетнең корсагына атып, башына кирпеч белән суга. Шуннан соң җинаятьчеләр аның кулыннан акча һәм документлар салынган сумкасын тартып алырга маташкан, кызның кыйммәтле телефонын алганнар.
Һөҗүм факты буенча җинаять эше кузгатылган. Оперативниклар җинаять урыныннан аяк киеме, кул эзләрен, кирпеч ватыкларын һәм резина пуляны алганнар.
Хәзерге вакытта хокук сакчылары җинаятьчеләрне эзли.
Фото: kp.ru