Үсмерләр балконнан ыргыткан кафель плиткәсе кисәге ике яшьлек баланың баш сөяген сындырган.
Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә 2 яшьлек кыз бала имгәнгән. Аның өстенә йортның өске каттагы балконыннан кафель плиткәсе кисәкләре төшкән. Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп торган.
Баланың башында ачык яра була, аны дәваханәгә алып китәләр. Хирурглар «баш түбәсе эчкә батып сынган» дигән диагноз куя. Никольне коткару өчен аны медикаментоз комага җибәреп торалар.
Узып баручылар өстенә авыр әйбер ыргыткан кешеләрне полиция хезмәткәрләре тиз эзләп таба. Идәнгә түшәлгән плиткә фрагментларын 11 яшьлек ике малай ыргыткан. Алар бу көнне дусларына кунакка килгән булган. Тикшерү комитеты бу эшне тикшерә башлаган.
Имгәнгән кызның әти-әнисе исә баланың сәламәтлеге турында борчыла, мондый авыр имгәнү нәтиҗәләре нинди буласын уйлый. Кыз аңына килгән, ләкин үзаллы ашый да, йөри дә алмый.
Фото: mk.ru