-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
20 июль 2020, 17:10

Рәнҗеткәннәре өчен...

Октябрьский шәһәрендә коточкыч җинаять кылынган.

18 июльдә Октябрьский шәһәре дәваханәсенә өч ирне китергәннәр.
Билгеле булуынча, өч дус үзләре янына тагын бер ирне бергә алкоголь эчү өчен чакырганнар. Бер арада алар арасында низаг чыга һәм 46 яшьлек ир бүлмәдән чыгып китә.
Ләкин күпмедер вакыттан соң рәнҗетелгән ир пычак белән кире керә һәм өч иптәшенә ташлана. 41 һәм 36 яшьлек ирләр пычак җәрәхәтләреннән дәваханәдә үлә. 31 яшьлек зыян күрүченең гомерен саклап кала алганнар - табиблар иргә ярдәм иткән, ә аннары өенә кайтарып җибәргән.
Һөҗүм итүдә шикләнелүче ир полиция хезмәткәрләре тарафыннан "кайнар эзләр" буенча тотылган.
Фото:bash.news
Читайте нас: