Үткән ялларда Уфа уртасында җанөшеткеч хәл булган.
«Спорт» тукталышы янында яшь егеткә пычак кадаганнар. Фаҗига шаһитлар күз алдында булган.
Алар мәгълүматлары буенча, Иван «Хәләл» кибете янында сугышучыларны аерырга маташкан. Мигрантлар һәм шәһәрлеләр арасында конфликт чыккан булган. Көтмәгәндә аңа читтән килгән берәү пычак чәнечкән.
Егет авыр җәрәхәтләнә. Һөҗүм итүчеләр шунда ук кача башлый, ә Иван сыгылып төшә. Ул бик күп кан югалта. Аның янында булган йөргән кызы истерикага бирелә һәм шунда ук сөеклесенә ярдәм итәргә омтыла.
Вакыйга урынына полицейскийлар белән ашыгыч ярдәм килә. Егеткә ярдәм итәргә тырышып карыйлар, ләкин ул шул урында җан бирә...
Аңа пычак кадаучы тотылган.
Фото: mk.ru