+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 июль 2020, 06:16

Бер этен суйган, икенчесенә аткан һәм лом белән тукмаган

Бу коточкыч гамәлләрне кылган вәхши безнең арада - башкаланың Черниковка бистәсендә яши.

Бу коточкыч гамәлләрне кылган вәхши безнең арада - башкаланың Черниковка бистәсендә яши.

Кансыз хуҗасыннан газап чиккән эт ике тәүлек буена Черниковкада шәхси сектордан ерак түгел урман полосасында яткан. Аны очраклы узып баручылар тапкан. Этнең үтәли чыккан пуля яралары бар, аның башы изелгән, күзләре урынында да - канлы измә. Ул үлем хәлендә булса да, тавышын чыгармаган, кыргый җанвардан да кансызрак хуҗасы ишетеп калыр дип курыккан, күрәсең.

Шәхси сектор халкына бу эт яхшы таныш. Аларның берсе Елена Хәкимова еш кына аны ашата торган булган, чөнки хуҗалар аның турында кайгыртмаган. Эт көн буена кыска чылбырга бәйләнгән хәлдә торган, аның озынлыгы сулы савытка чак-чак барып җитәрлек булган. Атнакич Елена этне ашатып чыккан, ә шимбә инде ул урынында булмаган.

Биредәге халык эт хуҗасын кансыз тиран буларак белә. Бер этен ул инде суеп үтергән булган. Ир күптән түгел психиатрия дәваханәсеннән чыгып, эчеп яткан. Шул ук күршеләренең сүзләренә караганда, этен ул даими кыйнаган. Ә бу юлы аңа аткан, ә аннан соң лом белән тукмаган.

Күршеләр полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Әмма теге бәндә өйдә булмаган, полицейскийлар, журналистлар һәм волонтерлар алдында җавапны кызы тоткан. Ул этнең өйдән үзе качканлыгы, аның хәле турында беркем дә белмәгәнлеге турында сөйләгән.

Ветеринария табиблары этнең гомерен саклап калу өчен озак көрәшкән, әмма аны бу газаплардан коткару юлын сайлаудан башка чара калмаган...

Этнең вәхши хуҗасы закон алдында җавап бирәчәк.

Фото:https://bash.news/


Читайте нас