Ә әнисе бала тәнендәге яраларны, күгәргән урыннарны "күрмәгән".
Русия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе үтенече буенча суд 22 яшьлек ирне сак астына алган. Ул даими рәвештә ике яшьлек үги улын кыйнаган. Якын арада аңа җәза билгеләнәчәк. Бу хакта Русия Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Ачыкланганча, агымдагы елның 1 июленнән 18 июленә кадәр ир үги улының башына, битенә, гәүдәсенә һәм аяк-кулларына суккан. Шикләнелүче ир тикшерүче сорау алганда бу җинаятькә баланы күралмавы аркасында баруын әйткән.
Урамда аптырап торган малайны Дмитров шәһәрендәге контроль-үткәрү пункты каравылчысы күреп алган һәм хокук саклау органына мөрәҗәгать иткән. Хәзер бала дәваханәдә. Бала сәламәтлегенә китерелгән зыянның ни дәрәҗәдә булуын билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
«Мәскәү өлкәсендә ике яшьлек баланы үги атасы берничә көн рәттән кыйнаган һәм газаплаган. Бала йоклый торган кием һәм өйдә кия торган аяк киеме белән өйдән качып чыгып киткән. Ул беренче урам чатына кадәр барып җиткән һәм берничә минут бер урында елап торган», дип хәбәр иткән иде РЕН ТВ.
«Ул "әни, әни" дип кабатлады. Үги әтисе авырттыруы турында әйтте. Күрәсезме тәнендәге эзләрне, бу - тәмәке төпчеге эзләре!» — дип сөйли каравылчы Анатолий Савин видеода.
Баланың тәнендә күгәргән һәм пешкән урыннар булган. Хастаханәдә баланың баш мие селкенүе һәм теш казнасы сынуы ачыкланган, диелгән бу хәбәрдә.
«Баланы минем белән бергә яшәүче ир кыйнаган. Ул миңа, бала самокаттан егылды һәм аягын авырттырды, диде. Минем алдымда баланы каты кыйнаганы булмады, суккалый гына иде», - дип сөйләгән 29 яшьлек ана кеше. Бу турыда Вести.ру хәбәр итә.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/incident/22-07-2020/ike-yashlek-balany-t-nend-t-m-ke-t-pchege-s-nderg-n-ata-keshene-kulga-aldylar-5758263
Фото:https://go.mail.ru/redir?