+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
23 Июля 2020, 18:50

Фатирында ике көн яткан

Дүртөйле шәһәрендә 74 яшьлек кешенең үле гәүдәсе фатирында ике тәүлек яткан.

Дүртөйле шәһәрендә 74 яшьлек кешенең үле гәүдәсе фатирында ике тәүлек яткан.

Пенсионерның җиде пычак ярасы булган. Тикшерүчеләр кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Өлкән яшьтәге ир үз фатирында 22 июль кичендә табыла. Шунда ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакырыла. Алар үлгән кешенең тәнендә җиде пычак ярасы тапкан. Моннан тыш, аның баш сөяге сынган. Аның ике көн элек һәлак булганлыгы ачыкланган.

Криминалистлар фатирдан бармак, аяк, кан эзләре булган обойларны, шулай ук үтерү коралларын – ике пычак һәм чүкечне алган. Фатирда хокук сакчыларының игътибарын микрозаймнар бирү оешмаларыннан алынган документлар да җәлеп иткән. Аларның пенсионерны үтерү белән бәйлеме-юкмы икәнлеген җинаять эше кысаларында тикшерү ачыклаячак.

Фото: kp.ru
Читайте нас