+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 июль 2020, 16:55

Бер пенсионер өч баланы аздырган

Кичә Башкортстанның Бишбүләк районындагы полиция бүлегенә ике хатын мөрәҗәгать иткән.

Кичә Башкортстанның Бишбүләк районындагы полиция бүлегенә ике хатын мөрәҗәгать иткән.

Аналар бер кешенең аларның кызларына карата сексуаль характердагы гамәлләр кылуы турында гариза тапшырган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, өлкән яшьтәге ир 8 һәм 10 яшьлек апа белән сеңелне һәм аларның 8 яшьлек ахирәтләрен аздыруда шикләнелә.

62 яшьлек ир Кош-Елга авылының бер предприятиесе территориясендә сексуаль гамәлләр кылган. Кызлар белән ирнең нәрсә эшләгәне дә, моның ничек билгеле булуы да аныкланмый.

Ир артыннан хокук сакчылары килгәч, ул гаебен таный. РФ Җинаять кодексының 132нче мәддәсе (сексуаль характердагы көчләү гамәлләре) буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: kp.ru
Читайте нас