Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны аек булмаган машина йөртүчеләрнең артуы хафага сала.
Бу хакта ул оператив киңәшмәдә белдерде.
"Бер ай эчендә - 1685, бер атнада 177 исерек кеше тоткарлаган. Гомумән, бу - коточкыч саннар. Бу ниндидер афәт, мин башкача атый алмыйм ", - диде Радий Хәбиров.
Ул билгеләвенчә, үзизоляция режимы вакытында республика халкы автомобильләрдә аз йөрде, исерек йөртүчеләр сирәгрәк очрады. Хәзер исә бу сан кинәт артты.
"ЮХХДИ белән бергә җыелыгыз һәм чараларның комплекслы планын уйлагыз. Һәм бу санны киметегез, югыйсә, акылдан язарга мөмкин. Мин шуны раслый алам: республикада кешеләр тынычланды. Хәтерлисезме, чикләү чаралары кертелгәч, алар куркынган иде. Хәзер бернидән дә курыкмыйлармыни? Таныклыкларыннан язудан да, штрафлардан да курыкмыйлар. Моның белән шөгыльләнергә кирәк. Бу - бик борчулы саннар", - диде Радий Хәбиров республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаевка.
Фото: bashinform.ru