+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
27 июль 2020, 17:45

Бер көнне дүрт хатынга һөҗүм иткән

Уфаның полиция хезмәткәрләре ике атна буе хатыннарга һөҗүм иткән һәм талаган ирне эзләде.

Уфаның полиция хезмәткәрләре ике атна буе хатыннарга һөҗүм иткән һәм талаган ирне эзләде.
Дүрт хатын-кыз бер төрле гариза белән талау турында мөрәҗәгать иткән. Ир зыян күрүчеләргә урамда һөҗүм иткән.
16 июльдә 71 яшьлек пенсионер Дәүләткилдиев урамындагы йорт яныннан ерак түгел билгесез кеше һөҗүм итүе хакында хәбәр итә. Ир кинәт хатын янына йөгереп килә һәм алтын чылбырын өзеп алып кача.
Шул ук көнне 55 һәм 64 яшьлек хатыннар шундый ук гариза белән мөрәҗәгать иткән. Беренче зыян күрүченең сүзләре буенча юлбасарның фотороботы төзелгән.
Шул ук көнне тагын бер талау турында хәбәр килә. Ир 63 яшьлек пенсионерга автобуста ук һөҗүм итә. Аның табышы янә алтын чылбыр була. Полиция хезмәткәрләре тиз арада җинаятьченең эзенә төшә. Ул тотылган һәм гаебен таныган.
Фото: bashnews.ru
Читайте нас