Коточкыч күренешнең шаһитлары һаман куркышта.
26 июль төнендә Уфаның үзәгендә атыш һәм күп кеше катнашлыгында бәрелеш булган. Шәһәр үзәгендә яшәүчеләр бу көнне 90нчы елларга кайткан кебек булган, Чернышевский урамында «Арт-квадрат» дип аталган урын янында сугыш аларны нәкъ шул зилзиләле чорга кайтаргандай тоелган.
"Мин биредән узып барганда бу коточкыч тамашага тап булдым, - ди әлеге урыннан ерак түгел яшәүче Елена М. - Бер төркем ирләр берьлы кычкырыша, сүгенә, ыңгыраша, коточкыч тавышлар чыгара. Аннары бер ир икенчесенә төзәп атып җибәрде, анысы җиргә егылды. Ату тавышыннан куркып, мин инде икенче якка борылдым."
Бандитларны бу вакытта стоянкада кешеләр утырган автомобильләр булуы да борчымый. Ни сәбәпле конфликт булган - әлегә билгеле түгел, тик ату нәтиҗәсендә яралылар бар.
Полицейскийлар камералар буенча мөмкин булган атучының шәхесен тиз ачыклаган. Тәртип сакчылары 30 яшьлек Георгий Сипкиевны эзли. Шулай ук аның фамилиясе Чолоян булырга мөмкин. Ир Уфада Жуков урамында теркәлгән.
Хәзер шикләнелүчене эзләү белән башкала полициясе шөгыльләнә. Әгәр сез бу ирне күрсәгез, кичекмәстән бу хакта полициягә хәбәр итегез.
Шикләнелүченең билгеләре: буе 185-190 сантиметр, кара куе сакаллы, кыска кара чәчле, Кавказ яклы кешегә охшаган.
Фото:
https://bash.news/