Башкортстанда пассажир автобусы катнашлыгындагы зур авариядә ике кеше һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтенә уналты пассажир ташыган "Ford Transit" тарыган. Әлегә ике кешенең һәлак булуы турында мәгълүм. Авария бүген, 28 июльдә, 18:45 сәгатьтә Салават районында булган.
— Кропачево - Мәсәгуть - Ачит автоюлының 14нче километрында "Ford Transit" һәм "MAN" йөк машинасының ярымприцепы бәрелешкән, - дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсендә. - Автобусның ике пассажиры фаҗига урынында һәлак булган, шулай ук дүрт пассажир зыян күргән. Водительләр исән.
Хәзер һәлакәт урынында оперативниклар эшли. Пассажирларның шәхесләре һәм килеп чыккан хәлләр ачыклана. Авариянең борылышта яңгыр вакытында булганлыгы билгеле.
Автобус Янгантау - Уфа маршруты буенча хәрәкәт иткән.
Фото: ufa1.ru