+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
28 июль 2020, 10:48

Бала арбасында - кеше мәете

Бу кадәр әшәкелеккә кайсы вәхшиенең йөрәге җиткән?!

Бу кадәр әшәкелеккә кайсы вәхшиенең йөрәге җиткән?!

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә бер ир иптәшен үтергән һәм, мәетне балалар коляскасына салып илтеп, кырга ташлаган.

Июль уртасында Яшел Үзәндә күпсанлы пычак яралары булган ир мәете табылган. Өстәвенә, мәрхүмнең тәнендә пычак лезвиесе калган. Мәрхүмнең шәхесен ачыклаганнар, ул быел февральдә хәбәрсез югалган 38 яшьлек кеше булып чыга.

Җинаять кылуда шикләнеп, шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек хатын тоткарлана. Ул шул елның февраль аенда ике ирнең аның фатирында бәйрәм ясап, өстәл артында утырулары хакында сөйли. Шунда утырганда 47 яшьлек ир иптәшенә берничә тапкыр пычак белән кадый, тегесе шуннан үлә. Мәрхүмнең мәетен капчыкка салып, балалар коляскасында алып китә. Шуннан соң, әгәр сөйләнеп йөрсә, шаһит хатын-кызга үтерү белән яный.

«Кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тиздән шикләнелүчене Яшел Үзәнгә тикшерү эксперименты өчен китерәчәкләр, чөнки аны кеше талаган өчен хөкем итәргә өлгергәннәр инде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/27-07-2020/yashel-z-nd-ir-at-tanyshyn-terg-n-m-m-etne-balalar-kolyaskasyna-salyp-kaldyrgan-5759574

Фото: https://go.mail.ru/redir?


Читайте нас