+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
28 июль 2020, 08:20

Банда башлыгын күрмәдегезме?

Аның җитәкчелегндә 28 миллион сум акча урланган.

Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм Федераль хәвефсезлек хезмәте хезмәткәрләре җинаятьчел берләшмәдә катнашучыларны ачыклаган. Хәзер оперативниклар аны оештыручы уфалы 53 яшьлек Сергей Костровны эзли. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сергей Костров составында 15 кешедән артык кеше булган җинаятьчел төркем оештырган. Җинаятьчеләр банктан акчаны кулга төшерү белән шөгыльләнгән. Башта җинаятьчелек эшчәнлеге ике банк буенча башкарылган, әмма тиздән Үзәк Банк алардан лицензияләрен кире алган.

Булган мәгълүматларга караганда, акча төрле компанияләр соравы буенча комиссия өчен 7дән 15 процентка кадәр алу исәбенә күчерелгән. Махинацияләрдә 130дан артык юридик берәмлек счетлары, шулай ук гади гражданнарның банк карталары кулланылган. Законсыз керем 28 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү барышында ачыкланганча, хокукка каршы эшчәнлекне тормышка ашырганда берләшмә төрле хуҗалык итүче субъектлардан үзе контрольдә тоткан предприятиеләрнең исәп-хисап счетларына кергән акчаларны кире кайтармау белән бәйле мошенник гамәлләр кылган. Бу законсыз банк эшчәнлегеннән зыян күргән гражданнар яисә юридик берәмлекләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсенә анонимлык гарантиясе белән мөрәҗәгать итә ала.

Хәзерге вакытта Сергей Костров федераль эзләүгә игълан ителде. Кем дә булса аның кайдалыгын белә икән, түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә ала: (347) 279-38-87, (347) 279-47-34, (347) 279-36-08, яки Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частена: (347) 279-39-02.

Фото:https://bash.news/


Читайте нас