Һәм 300 мең сумыннан колак каккан!
Полициягә бер хатын банк картасы исәбеннән 300 мең сумнан артык акчасы югалу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Хатын интернет-сайтларның берсендә үз диванын сату турында белдерү биргән. Бераздан аңа диван сатып алырга теләгән ир шалтырата. Әңгәмәдәш акчаны банк картасына күчерергә тәкъдим итә, ә диванны бераз соңрак курьер алачак, имеш. Шуннан соң ул хатыннан түләү өчен банк картасы номерын һәм картаның кире ягыннан өч санлы кодны әйтергә куша.
Берничә минуттан соң ханым банк картасыннан акча күчерү турында смс-хәбәр ала. Ул сатып алучыга шалтырата башлый, әмма телефон өзелгән була инде. Алданучы полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле гражданнар! Уяу булыгыз! Интернет-аферистлар челтәренә эләкмәгез!
Фото: voda58.ru