Нәтиҗәдә, 3 егет тә һәлак булган.
Бу коточкыч авария Тверь өлкәсендә булган. 28 июль кичендә Эчке эшләр идарәсе хезмәткәре, трассада икенче машинаны узып китәргә омтылып, юлның каршы ягына чыккан һәм 14-15 яшьлек өч яшүсмер барган скутерга бәрелгән. Кызганычка каршы, бәрелешү нәтиҗәсендә барлык яшьләр дә шунда ук үлгән.
⠀
Полицейский бу вакытта хезмәт вазыйфасында булмаган һәм үзенең шәхси "Opel" автомобиле руле артында китеп барган. Авария вакытында машина йөртүче айнык була, әмма медицина тикшерүенең ахыргы нәтиҗәсе химик-токсикологик тикшерүдән соң билгеле булачак.
⠀
Хокук сакчысына карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: og.ru сайтыннан.