Дәүләкән районының Чапай авылында яшь егет пенсионер хатынга ташланган.
Бу хакта төбәк Тикшерү комитетында хәбәр итәләр. Җинаять кылган вакытта көчләүчегә - 22, ә аның корбанына 66 яшь була. Егете исерек булган һәм төн буе йөргән. Иртә белән ул ялгыз пенсионерның өенә керә һәм аны көчли.
— «Көчләү» һәм «Торакка законсыз үтеп керү» мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер егет тоткарланган, аның белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелгән, ул сак астына алынды, — дип хәбәр итәләр ведомствода.
Фото: ufa1.ru