+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
30 Июля 2020, 19:05

Уфа халкы ярдәм сорый

Уфаның Орджоникидзе районында яшәүче Галина Новокшанова Коммунарлар урамындагы юлларга зарлана. Анда зур-зур чокырлар хасыйл булган, кар эресә яки яңгыр яуса, авылдагыча юынырга казлар җибәрергә була. Һәм беркемнең дә монда эше юк.

Район хакимиятеннән килгән җавапта 17 июльдә идарәче оешманың ремонт хезмәте эшчеләре әлеге урамдагы чокырларны ямавы турында белдерелә.
Уфаның Образцовая урамында бер кечкенә төркем урамны үзләре теләгәнчә җиһазландыра, ә башкаларда аларның эше юк. Тотканнар да аны бетон плитәләр белән япканнар, шул рәвешле күрше йортларда яшәүчеләргә юлны бикләгәннәр һәм хәзер Яхонтовая, Славная, Самоцветная урамнарына ашыгыч ярдәм дә, янгын сүндерү машиналары да, такси да үтеп керә алмый. Һәм бу коронавирус хәвефе шартларында!
“Бөтен ил бер-берсенә ярдәм итә, ә безнең турыда оныттылар. Полиция дә, урындагы властьлар да ярдәм итми”, — дип зарлана социаль челтәрләрдә шушында яшәүчеләр.
Әлеге мөрәҗәгать “Инцидент”ка эләккәннән соң эшләр җайланган. Уфаның Ленин районы хакимиятеннән килгән җавапта коммуналь хезмәтләр 14 июльдә якын-тирә урамнарда яшәүчеләрнең җыелышын үткәрүе турында белдерелә. Аннан соң Образцовая урамына куелган бетон блоклар алып ташланган.
Фото: irk.ru
Читайте нас