Уфада ипотека буенча бурычлары аркасында ике кечкенә баласы булган гаилә фатирыннан колак каккан һәм банк аны башка кешегә сатарга карар иткән.
Тик менә тыныч кына килешү урынына яңа милекче үзенең абыйсы белән бергә фатирга кереп, гаиләне куып чыгарырга өметләнеп, күздән яшь чыгара торган газ сиптергән. Балалар газ сулап гуланган, аларның әти-әниләренә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, полициядә бу факт буенча тикшерү үткәргәннәр, нәтиҗәдә, фатирда газ камерасы оештырган 31 яшьлек уфалыга карата «Башбаштаклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: kp.ru