+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
1 август 2020, 16:05

Төнге һөҗүм

Шушы көннәрдә Кушнаренко авылында бер кешегә һөҗүм булган.

Шушы көннәрдә Кушнаренко авылында бер кешегә һөҗүм булган.

Төнлә бер йорт янына машинада билгесез кешеләр килеп, дүрт тапкыр травматик пистолеттан аткан. Ядрәләрнең берсе 33 яшьлек хуҗага эләккән. Бәхеткә, ир сул кулбашына яра белән генә котылган.

Ир үз йорты верандасында басып торган, шунда кемдер ата башлаган. Караңгыда ул автомобиль маркасын да, номерын да күрмәгән.

Дүртенче атудан соң һөҗүмчеләр машинага утырып качкан. Хәзер аларны полиция эзли.

Фото: forpost-sz.ru
Читайте нас