Чиләбе өлкәсендә балалары алдында хатынын үтергән Александр Алексеевны тикшерү изоляторына җибәргәннәр.
Суд 31 июльдә гаепләнүчене ике айга кулга алып, шундый карар чыгарган.
Иргә 105нче мәддәнең 2нче өлешенең «д» пункты буенча (аеруча рәхимсезлек белән кылынган кеше үтерү) гаеп белдерелгән. Судта ул гаебен таныган һәм тәүбә иткән.
Хәзер Алексеевка үз балаларының әнисен үтергән өчен 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Ир үз гаебен таныган, тик утырышка кадәр бу хәлне шәрехләүдән баш тарткан. Кинәт судья алдында Александр үз гамәленең сәбәбен аңлаткан.
- Машинада китеп барганда хатынны көнли башладым, чөнки аның телефоны блокка куелган иде. Моңа кадәр аның телефонында пароль юк иде. Һәм ул миңа минем иң якын дустым белән хыянәт иттем, диде. Әгәр вакытны кире кайтарсак, мин моны эшләмәс идем, — дигән Александр Алексеев судта.
Фаҗига 30 июльдә Чиләбе өлкәсендә булган. Ир белән хатын балалары белән бергә кызларының тешен дәвалау өчен Саткага стоматолог янына бара. Юлда көнчеллек нигезендә ызгыш чыга. Нәтиҗәдә, Александр берничә тапкыр хатынына пычак чәнчә. Хатын ярсыган иреннән качарга омтыла, ләкин соңгысы тотып алып муенын кисә. Үтерү урыныннан коточкыч кадрларны шаһитлар төшергән.
Танышлары ирне тыныч һәм мәрхәмәтле дип санаганнар.
Фото: ufa1.ru