+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
2 август 2020, 15:25

Кансыз бәндәгә - гомерлек төрмә!

Башкортстанда ике баласы күз алдында хатынын үтергән бәндәгә гомерлек төрмә таләп итәләр.

Башкортстанда ике баласы күз алдында хатынын үтергән бәндәгә гомерлек төрмә таләп итәләр.

Республикада яшәүчеләр «ВКонтакте» социаль челтәрендә петиция булдырганнар. Бу хакта бүген, 2 августта, билгеле булды.

— Бу кансыз өчен гомерлек төрмә!- дип таләп итә мөрәҗәгать авторлары.

Материал язылган вакытта петициягә 1097 кеше кул куйган.

Искәртеп узабыз, 29 июльдә социаль челтәрләрдә коточкыч видео пәйда булды, анда Уфада яшәүче Александр Алексеев хатынын балалары күз алдында суеп үтерде. Сәбәбе - көнләү.

Ләкин үлгән Оксананың дусларының һәм туганнарының сүзләренә караганда, ул бөтен гомерен гаиләгә багышлаган һәм көнләү өчен бернинди сәбәп дә бирмәгән.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас