+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
2 август 2020, 09:35

Кемнең газизләре сез?

Башкаланың ике төбәгендә билгесез кеше гәүдәләре табылган.

Башкаланың ике төбәгендә билгесез кеше гәүдәләре табылган.
Шушы көннәрдә Уфаның төньяк өлешендә 63нче мәктәп территориясендә очраклы узгынчылар бер ир гәүдәсен тапкан. Ул куаклар арасында яткан. Аңа 40-45 яшьләр тирәсе.
Аның йөзендә сыдырылган эзләр бар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул үлгәннән соң, ким дигәндә, бер тәүлек вакыт үткән. Шул ук көнне мәетне суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр. Экспертларга бәхетсезнең үлем сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.
Аннан алдарак башкаланың Октябрь районындагы «Изобилие» бакча ширкәте төбәгендә билгесез хатын-кызның гәүдәсе табылган. Очраклы узып баручылар аңа урманда, дачадан ике йөз метр ераклыкта юлыккан. Мәет таркала башлаган булган инде. Бу аның шәхесен билгеләүне шактый кыенлаштыра.
Һәлак булган хатын-кызга якынча 60 яшь. Хәзер аның туганнарын эзлиләр. Мәетне суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр.
Фото: kp.ru
Читайте нас