+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
2 август 2020, 15:40

Турбазага килгән гаилә үле килеш табылган

Аларның икесе — кече яшьтәге балалар.

Аларның икесе — кече яшьтәге балалар.

Кичә Алтай краеның Алтай районында урнашкан туристик базада дүрт кешедән торган гаилә үле килеш табылган.

Русия Тикшерү комитетының Алтай крае буенча тикшерү идарәсе белгечләре фикеренчә, кичә туристик база территориясендә табылган ике баласы булган гаилә агулану нәтиҗәсендә үләргә мөмкин. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Бу гаиләнең туристик базага 26 июльдә Барнаулдан килүе ачыкланган. Әлеге вакытта тикшерүче-криминалистлар “Роспотребнадзор” белгечләре белән берлектә су һәм һава пробалары җыя.

Суд экспертизаларының кирәкле комплексы билгеләнгән.

Фото: tass.ru
Читайте нас