+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
4 август 2020, 12:55

Бензин сибеп ут төрткән

Егет белән кызның хәле авыр дип бәяләнә.

Егет белән кызның хәле авыр дип бәяләнә.
Киров өлкәсендә бер ир танышлары булган егет белән кызга бензин сипкән һәм ут төртеп яндырган. Фаҗига Оричи бистәсендә була. Җинаятьтә шикләнелүче ир дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Шуннан соң табындагы кешеләр талаша башлый. Аннары 34 яшьлек ир шунда утыручы егет һәм кыз өстенә бензин сибә һәм ут төртә.
Ут төртүче фаҗига урыныннан кача. Зыян күрүчеләрне дәваханәгә озаталар. Аларның хәле катлаулы дип бәяләнә. Хәзер тикшерүчеләр вакыйганың барлык шартларын ачыклый.
Русия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «ике кешене үтерергә маташу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: avatanplus.com
Читайте нас