Мәетен Черниковкадагы гаражлар арасына ташлап киткәннәр.
Башкаланың Черниковка бистәсе читендә бер хатынның үле гәүдәсе табыла. Коточкыч табылдыкка 29 июль кичендә биредән узып баручы берәү юлыга.
Үле хатын гараж кооперативы территориясендә яткан. Чакыру буенча килгән полиция хезмәткәрләре аның тәнендә күптәнге күгәргән, канаган урыннар булуын теркәгән.
Шунда ук һәлак булучының шәхесен дә ачыклый алганнар - бу 51 яшьлек Уфа хатыны, ул табылу урыныннан ерак түгел яшәгән. Элегрәк бу ханымны кеше үтергән өчен хөкем иткән булганнар.
Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен мәет судмедэкспертизага җибәрелгән.
Фото:https://go.mail.ru/redir?