Кичә аутизм чире белән авырган бала югалган булган. Бүген аны үле килеш тапканнар.
Волоколамск шәһәр округында югалган малайны Руза сусаклагычында үле килеш тапканнар, дип хәбәр иткән РИА Новости басмасына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк баш комитеты матбугат хезмәте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, алдагы көндә бала фатирдан билгесез юнәлештә чыгып киткән. Аны тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, криминалистлар, шулай ук волонтерлар эзләгән.
Бала югалган вактта аның әти-әнисе спиртлы эчемлекләр эчкән булган. Әлеге вакытта алар белән хокук сакчылары эшли.
Экспертлар малайны батып үлгән дип фаразлый.
Фото: РИА Новости сайтыннан.