Анда урнашкан торак йортларның берсендә әнисе рәхимсез рәвештә улын үтергән. Хәзер тикшерүчеләр бу вәхшилекнең сәбәпләрен ачыклый.
Мәгълүматлар буенча, фатирларның берсендә ике кешенең гәүдәсе табылган. Болар - 11 яшьлек малай һәм аның 42 яшьлек әнисе. Башлангыч фараз буенча, улын үтергәннән соң, хатын үзенең җанын кыйган.
Билгеле булганча, бу гаилә үрнәк булып санала. Улы гел яхшыга укыган, әнисе аңа гел укуда ярдәм иткән. Бу көнне фатирда нәрсә булган - монысы әлегә табышмак.
Гаилә имин, тәэмин ителгән. Гаилә башлыгы Себердә вахта ысулы белән эшли.
Фото: kp.ru