Төрмәдә теркәлгән никах ике кеше үлеме белән тәмамланган.
Яшь ир белән хатынның гәүдәләрен коммуналь фатирда күршеләре тапкан.
Чиләбенең Калинин районында булган үтерешне тикшерү барышында бу парның хат буенча танышуы ачыкланган, ул чакта булачак ир кеше үтергән өчен срок үткән. Гашыйклар төрмәдә өйләнешә һәм иреккә чыкканнан соң ире хатынына яшәргә килә,
Күршеләр сөйләвенчә, яшь гаиләдә ызгыш-талаш еш булган һәм яшь пар үлгән көнне дә аларның бүлмәсеннән шау-шу ишетелгән. Соңрак күршеләр бинага кергәч, ир белән хатынны диванда үле килеш таба: ирнең күзләренә кайчы тыгылган, хатын-кызның башы җәрәхәтләнгән була.
Шулай ук бу парның чит кешеләр тарафыннан үтерелү фаразы да карала.
Фото: мк.ру