Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары балаларга сыекландырылган газ сатуны тыя торган закон кабул итәргә ниятли.
Хәзер кибетләрдә балигъ булмаганнар зажигалка һәм газ булган башка җайланма сатып ала алмаячак. Шулай итеп, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, сәясәтчеләр балалар токсикоманиясенә каршы көрәшергә карар кылган.
Балаларга углеводород газын саткан өчен административ җаваплылык билгеләү планлаштырыла.
«Әлеге закон проектын эшләүгә безне борчулы статистика этәрде. Илдә сниффинг - токсикоманиянең углеводород газын сулау формасы популярлаша бара. Соңгы ике елда сниффингтан 12-15 яшьлек 360 бала үлгән. Газ сулау баш миенең кислород ачлыгына китерә һәм кыска вакытлы эйфория барлыкка килә. Нәтиҗәдә, нерв күзәнәкләре үлә, акыл сәләте начарлана, сәламәтлеккә төзәлмәслек зыян килә. Авыр очраклар үлем белән тәмамлана, — дип билгеләде Константин Толкачев.