+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
7 август 2020, 06:11

Маньяк... янә ярдәм сорый

Аның Уфада 11 яшьлек Виолеттаны үтерүе исбатланган иде.

Аның Уфада 11 яшьлек Виолеттаны үтерүе исбатланган иде.

11 яшьлек Виолетта Токарчукны үтерүче Александр Валеткин янә игътибар үзәгенә эләккән. 39 яшьлек көчләүче һәм җәллад суд аша әхлакый зыянны компенсацияләргә омтыла. Ирне колониядә тоту шартлары да канәгатьләндерми.

Әле февраль аенда ук педофил бу хакта дәгъва белдергән. Җавап бирүчеләр - Русия Финанс министрлыгы һәм Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе. 4 августта суд үтерүченең таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул иткән.

Александр Валеткин әхлакый компенсациягә беренче тапкыр гына дәгъва итми инде. Башта ул полицейскийларның аны тоткарлаган вакытта кыйнавына, ә аннан соң төрмә шартларына зарланган. Аның барлык дәгъваларын суд кире каккан.

Кечкенә Виолеттаны ул 2015 елның көзендә харап иткән иде. Маньяк кыз мәктәпкә барганда гаражлар яныннан узуын сагалап торган. Ул Виолеттаны яшерен урынга алып керә, көчли һәм үтерә. Суд Александрны гомерлеккә төрмәгә хөкем итте.

Фото: Сайт МВД по РБ.


Читайте нас