+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
10 Августа 2020, 12:30

Коеда кемнең гәүдәсе?

Мәләвездә коточкыч күренешкә тап булганнар.

Мәләвездә коточкыч күренешкә тап булганнар.

9 августта көндез районның Корнеевка авылы янындагы ташландык коеда хатын-кыз гәүдәсе табылган.

Мәрхүмә өч ярым метр тирәнлектә яткан. Үле хатынны чокырдан чыгаргач, хокук саклаучылар аның шәхесен ачыклый алган - бу күрше авылларның берсендә яшәүче 57 яшьлек кеше. Тәнендә күренеп торган җәрәхәтләр, яки криминаль характердагы эзләр табылмаган. Экспертларның башлангыч бәяләве буенча, хатын өч көн элек вафат булган.

Мәет экспертизага җибәрелгән.

Фото: мк.ру
Читайте нас