+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 август 2020, 17:30

Инвалид әтисе булган өйгә ут төртеп качкан

Бу хәл Дүртөйле районында булган.

Бу хәл Дүртөйле районында булган.

Егет Дүртөйле районындагы бер авылда инвалид әтисе белән бергә шәхси йортта яшәгән.

Кичә кич ир-атлар арасында низаг килеп чыккан, аннан соң улы әтисен кыйнаган, аннары йортына ут төрткән һәм урындагы авыл Советы автомобилен урлап качкан. Тиздән хокук сакчылары күрше районда югалган машинаны тапкан. Анда егет булмаган.

Хәзер тикшерүчеләр шикләнелүчене эзли һәм җинаятьнең барлык хәл-шартларын ачыклый. Үтерү һәм урлау фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

фото: kp.ru
Читайте нас