+22 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Хокук
14 август 2020, 18:05
93 яшьлек әбине үтерергә маташканнар
Уфаның Черниковка бистәсендә булган бу хәл.
Уфаның Черниковка бистәсендә булган бу хәл.
17 яшьлек ике егет 93 яшьлек әбине үтерергә маташкан.
Беренче Май урамындагы үз фатирында җинаятьчеләр пенсионерның муенына пычак кадаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, яшьләр бичара карчыкны таларга ниятләгән.
Ләкин теләкләренә ирешә алмаганнар: кемдер, тавыш ишетеп, полиция хезмәткәрләрен чакырткан булса кирәк, һәм хокук сакчылары шунда ук урынга килеп җиткән. Алар җинаятьчеләрне тоткарлаган.
Икесенең дә колледж студентлары икәнлеге билгеле. Хәзерге вакытта алар үз гаебен таныган, күрсәтмәләр биргән.
Фото: mk.ru
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"